-
Яхъя 2:15Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
15 Шунда ул, баудан чыбыркы үреп, аларның барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды, акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде һәм өстәлләрен аударды.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
баудан чыбыркы: «Бау» дип бирелгән грек сүзе схойни́он камыштан я башка материалдан ясалган бауны аңлатырга мөмкин. Гайсә баудан ясалган чыбыркы белән «сарыклар һәм үгезләрне» гыйбадәтханәдән куып чыгаргач, бу хайваннарны сатучылар, әлбәттә, алар артыннан гыйбадәтханә тирәсеннән чыгып киткән. Киләсе шигырьдә, Гайсә күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез!» — дигәндә, чыбыркы искә алынмый. Бу аның, сатучыларны куганда, чыбыркы кулланмаганын күрсәтә. Шулай да, нәтиҗәдә, хак гыйбадәтне акча эшләү ысулына әйләндергән кешеләр гыйбадәтханә комплексыннан китәргә мәҗбүр булган.
ул... аларның барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды: Җирдә яшәгәндә, Гайсә Иерусалимдагы гыйбадәтханәне ике тапкыр чистарткан: ул аннан сәүдә белән шөгыльләнгән кешеләрне куып чыгарган. Монда сурәтләнгән хәл б. э. 30 елындагы Пасах бәйрәме белән бәйле вакыйгалар вакытындагы беренче чистарту булган; ул чакта Гайсә, Аллаһының майланган Улы буларак, беренче тапкыр Иерусалимга килгән. (А7 кушымт. кара.) Б. э. 33 елының 10 нисанында Гайсә гыйбадәтханәне икенче тапкыр чистарткан. Бу очракны Маттай (21:12, 13), Марк (11:15—18), һәм Лүк (19:45, 46) үзләренең Яхшы хәбәрләрендә тасвирлый. (А7 кушымт. кара.)
акча алмаштыручыларның: Мт 21:12 гә аңлатманы кара.
-