-
Яхъя 2:16Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
16 Күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!» — диде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
базарга: Яки «сәүдә йортына». «Базар» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе о́йкон эмпори́у «сәүдә эше алып барыла торган урын; базар» дигәнне аңлата. Ул Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Гыйбадәтханә территориясендә корбанга китереләсе хайваннарны сату өлкән рухани Һаннасның бай һәм абруйлы гаиләсенең төп табыш чыганакларының берсе булган.
-