-
Яхъя 2:17Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
17 Шунда аның шәкертләре: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»,— дигән сүзләрне исләренә төшерделәр.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 2 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
синең йортыңа карата ашкыну: Монда «ашкыну» дип бирелгән грек сүзе зе́лос бу контекстта тугрылык хас булган зур, нык һәм кайнар кызыксынуны аңлата. Шәкертләр исләренә төшергән сүзләрне Зб 69:9 да табып була. Анда бу сүзгә туры килгән, «ашкыну» дип тәрҗемә ителгән, еврей исеме кина́ «җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итү; көндәшлекне түзеп тормау» дигәнне аңлатырга мөмкин. Гайсә гыйбадәтханә тирәсендәге бар сату-алу эшләрен күргәч, аның гадел ачуы чыккан һәм ашкынуы аны эш итәргә дәртләндергән.
-