-
Яхъя 4:9Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
9 Самария хатыны исә: «Ничек инде син, яһүд була торып, миннән, Самария хатыныннан, эчәргә сорыйсың?» — дип әйтте. (Чөнки яһүдләр самариялеләрне өнәп бетерми иделәр.)
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яһүдләр самариялеләрне өнәп бетерми иделәр: Изге Язмаларда беренче тапкыр искә алынган самариялеләр ун кабиләле патшалыкта яшәгән яһүдләр булган; ул вакытта аны әле ассириялеләр яулап алмаган (2Пат 17:29). Самариялеләрнең башка яһүдләрдән бүленүе элегрәк, Йәрәбәм ун кабиләле Исраил патшалыгында потка табыну урнаштыргач, башланган (1Пат 12:26—30). Ассириялеләр аны яулап алганнан соң, «самарияле» дип Самария өлкәсендә калган кешеләрнең токымнары, шулай ук шул җирдә яшәр өчен китерелгән чит ил кешеләре атала башлаган. Самариялеләр үзләрен Манашше белән Ифраим кабиләләреннән килеп чыккан дип санасалар да, күпләр, һичшиксез, чит ил кешеләре белән кушылып киткән, һәм, Изге Язмаларда күрсәтелгәнчә, бу катнаш халык Самариядәге табынуны тагы да боза барган (2Пат 17:24—41). Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайткач, самариялеләр, үзләрен Йәһвәгә җан-тән белән бирелгән дип әйтсәләр дә, Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең һәм шәһәр стеналарының төзелүенә каршы төшкән. Аннары, алар, бәлки, б. э. к. IV гасырда, Гәризим тавында үз гыйбадәтханәләрен төзегән; аны яһүдләр б. э. к. 128 елда җимергән. Әмма самариялеләр шул тауда табынуларын дәвам иткән, һәм I гасырда алар Рим империясендәге Яһүдия белән Гәлиләя арасында урнашкан Самария өлкәсендә яшәгән. Алар Изге Язмаларның беренче биш китабын гына, һәм бәлки, Йошуа китабын кабул иткән, ләкин кайбер шигырьләрдә, үз гыйбадәтханәләренең кайда урнашканын нигезләр өчен, үзгәрешләр ясаган. Гайсә көннәренә самарияле дигән исем милли һәм дини төсмер алган, ә яһүдләр самариялеләргә җирәнеп караган (Ях 8:48).
...өнәп бетерми иделәр: Җәяләр эчендәге бу сүзләр кайбер кулъязмаларда юк, ләкин мондагы язылышны күп кенә борынгы, ышанычлы кулъязмалар раслый.
-