-
Яхъя 4:14Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
14 Ә мин бирәчәк суны эчүче кеше һичкайчан сусамас, ләкин мин биргән су аңа мәңгелек тормыш бирә торган үзендәге чишмә кебек булачак».
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 4 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
мин бирәчәк суны: «Су» һәм «чишмә» төшенчәләре монда образлы рәвештә кулланыла. Элегрәк үзенең самарияле хатын белән сөйләшүендә Гайсә «тереклек суын» искә алган. (Ях 4:10 га аңлатманы кара.) Гайсә бу су турында аны алган кешеләрдә ул мәңгелек тормыш бирә торган чишмә кебек булып китәчәк дип әйтә. Аллаһы Сүзе суны, кешеләрне камил тормышка кайтарыр өчен, Аллаһы биргән бар нәрсәләрнең символы буларак куллана. Бу символик суның мөһим бер өлеше — Гайсәнең йолым корбаны. Бу контекстта Гайсә үзен тыңлаган һәм үзенең шәкертләре булып киткән кешеләр алачак рухи фатихаларга игътибар итә. Алар Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих турында «белем алып», шул белем нигезендә иман белән эш итә башлагач, аларның мәңгелек тормышка ия булырга өмете булачак (Ях 17:3). Гайсәнең сүзләре буенча, бу символик суны кабул иткән кешедә ул тормыш бирә торган фатихалар чишмәсе булып китәр. Андый кешедә шулай ук бу «тормыш суын» башкалар белән уртаклашырга теләк туа. (Ач 21:6; 22:1, 17; Ях 7:38 гә аңлатманы кара.)
-