Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 4:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар. Сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез».+

  • Яхъя 4:20
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 20 Безнең ата-бабаларыбыз бу тауда табынганнар, сез исә, кешеләр Иерусалимда гына табынырга тиеш, дисез».

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 4:20

      «Күзәтү манарасы (тарату басмасы)»,

      № 2 2016 8, 9 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 4 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4:20

      бу тауда: Ягъни Гәризим тавы. (Ә10 кушымт. кара.) Бу тау Еврей Язмаларында дүрт тапкыр искә алына (Кн 11:29; 27:12; Йш 8:33; Хк 9:7). Самариялеләр бу тауда, бәлки б. э. к. IV гасырда, Иерусалим гыйбадәтханәсенә көндәш булып торган үз гыйбадәтханәсен төзегән; аны яһүдләр б. э. к. 128 елда җимергән булган. Самариялеләр Изге Язмаларның беренче биш китабын гына, һәм бәлки, Йошуа китабын, ләкин үз үзгәрешләрен кертеп кенә кабул иткән; ул Самариялеләрнең биш китабы буларак билгеле. Ул китап самариялеләрнең борынгы еврей теленнән барлыкка килгән хәрефләре белән язылган. Андагы текст еврей телендәге Изге Язмаларның масорет текстыннан аерылып тора: анда якынча 6 000 урында үзгәрешләр бар, аларның күпчелеге әһәмиятле түгел, ләкин җитдиләре дә бар. Мәсәлән, Кн 27:4 тә әйтелгәнчә, «Гибал тавында» Муса кануны акбур белән буялган ташларга язып куелырга тиеш булган. Самариялеләр исә «Гибал тавы» урынына «Гәризим тавы» дип язган (Кн 27: 8). Андый үзгәрешне алар Гәризим Аллаһының изге тавы булган дигән ышануларын дәлилләр өчен керткән.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу