-
Яхъя 5:1Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
5 Шуннан соң Гайсә Иерусалимга күтәрелде, бу яһүдләрнең бер бәйрәме вакыты иде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яһүдләрнең бер бәйрәме: Яхъя нинди бәйрәм турында сүз барганын төгәл әйтмәсә дә, бу б. э. 31 елының Пасах бәйрәме булган дигән нәтиҗә ясар өчен җитди сәбәпләр бар. Яхъяның хәбәре гомумән хронологик тәртиптә язылган. Контекст күрсәткәнчә, бу бәйрәм Гайсәнең «урак өсте җиткәнче әле дүрт ай бар» дигән сүзләреннән соң күп тә үтмәстән искә алына (Ях 4:35). Урак өсте, ягъни арпа уңышын җыю, якынча Пасах бәйрәме (14 нисан) вакытында башланган. Димәк, Гайсә шул сүзләрен, күрәсең, моңа кадәр якынча дүрт ай алдан, якынча кислев (ноябрь-декабрь) аенда әйткән булган. Башка ике бәйрәм: Багышлау һәм Пурим бәйрәмнәре кислевтан алып нисанга кадәрге вакытка туры килгән. Әмма бу бәйрәмнәрдә исраиллеләрдән Иерусалимга күтәрелү таләп ителмәгән. Шуңа күрә бу контекстта «яһүдләрнең бер бәйрәме», күрәсең, Пасах бәйрәме булган; һәм, Аллаһы кануны буенча, Гайсә аны үткәрер өчен Иерусалимга килгән (Кн 16:16; Лк 22:1). Әйе, Яхъя киләсе Пасах бәйрәмен искә алыр алдыннан берничә вакыйганы гына әйтеп китә (Ях 6:4), ләкин, А7 кушымт. таблица күрсәткәнчә, Яхъяның хәбәрендә Гайсә хезмәтенең башы турында кыскача язылган, һәм Яхшы хәбәрне бәян иткән башка өч язучы инде язган күп кенә вакыйгалар искә алынмаган. Чыннан да, Гайсәнең башкарган күп эшләре турында башка өч Яхшы хәбәрдә язылган вакыйгалар шуны раслый: Ях 2:13 тә һәм Ях 6:4 тә искә алынган Пасах бәйрәмнәре арасында тагын бер Пасах бәйрәме булган. (А7 кушымт. һәм Ях 2:13 кә аңлатманы кара.)
-