-
Яхъя 5:2Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
2 Иерусалимда Сарык капкасы янында биш колоннада белән уратып алынган һәм еврейчә Битзата́ дип аталган сулык бар иде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
еврейчә: Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучылар «еврейчә; еврей телендә» дигән төшенчәне яһүдләр сөйләшкән телне (Ях 19:13, 17, 20; Рс 21:40; 22:2; Ач 9:11; 16:16), шулай ук үледән терелтелгән данлыклы Гайсә Тарс шәһәреннән булган Шаулга мөрәҗәгать иткән телне (Рс 26:14, 15) күрсәтер өчен кулланган. Рс 6:1 дә «еврейчә сөйләшүче яһүдләр» «грекча сөйләшүче яһүдләрдән» аерып күрсәтелә. Кайбер белгечләр бу төшенчә шушы шигырьләрдә «арамейча; арамей телендә» дип тәрҗемә ителергә тиеш дип уйласа да, бу төшенчә чынлыкта еврей теленә кулланыла дип санар өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсәлән, табиб Лүк рәсүл Паул Иерусалимдагы халыкка «еврей телендә» сөйләгән дип әйткән; шул чакта Паул Муса канунын еврей телендә өйрәнү тормышларында мөһим роль уйнаган кешеләргә мөрәҗәгать иткән. Үле диңгез янында табылган кулъязма кисәкләре һәм кулъязмалар текстлары (алар арасында Изге Язмалар тексты һәм дөньяви текстлар) күбесенчә еврей телендә язылган, һәм бу ул телнең көндәлек кулланышта булганын күрсәтә. Табылган кулъязма кисәкләренең азрак өлеше арамей телендә язылган булган, һәм бу ике телнең дә кулланылганын күрсәтә. Шуңа күрә Изге Язмаларны язучылар «еврей телендә» дип язганда, аларның чынлыкта арамей я сурия телен күздә тотканы бик шикле булып тоела. (Рс 21:40; 22:2; Рс 26:14 белән чагыштыр.) Элегрәк Еврей Язмаларында «арамей теле» белән «яһүд теле» арасында аерма ясалган (2Пат 18:26), һәм I гасырда яшәгән яһүдләрнең тарихчысы Иосиф Флавий, Изге Язмалардагы бу өзекне карап чыкканда, «арамей» һәм «еврей» телләре турында аерым телләр дип әйтә («Jewish Antiquities», X, 8 [i, 2]). Әлбәттә, кайбер төшенчәләр арамей һәм еврей телләрендә бик охшаш, ә башка төшенчәләр еврей теленә арамей теленнән кергәндер. Әмма Мәсихче Грек Язмаларын язучылар арамей телен күздә тотып, «еврей» төшенчәсен кулланган дип уйлар өчен сәбәпләр юк сыман.
Битзата: «Зәйтүн йорты» дигән мәгънә йөрткән еврей исеме. Кайбер кулъязмалар буенча, бу сулык «Битесда» дип атала, бәлки, «шәфкать йорты» дигәнне аңлата. Башка кулъязмаларда «Битсәидә» дип әйтелә, мәгънәсе «аучы [яки балыкчы] йорты». Бүген күп кенә белгечләр Битзата исеме яклы.
-