-
Яхъя 5:8Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
8 «Тор, ятагыңны ал да, йөр»,— диде аңа Гайсә.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Носилкаңны: Яки «Ятагыңны». Изге Язмаларда искә алынган илләрдә ятак еш кына саламнан я камыштан үреп ясалган җәймә булган. Кайвакыт, уңайлырак булсын өчен, аның өстенә юрган я кечкенә түшәк салганнар. Куллангач, андый ятакны төреп алып куйганнар. Бу контекстта грек сүзе кра́баттос, күрәсең, ярлы кешенең ятагын аңлата. Мк 2:4—12 дәге хәбәрдә Гайсә янына, «носилкага» салып, паралич суккан кешене китергәннәр дип әйтелә; анда шул ук грек сүзе кулланыла.
-