-
Яхъя 5:18Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
18 Һәм яһүдләр аны үтерер өчен тагы да зуррак тырышлыклар куя башладылар, чөнки, аларның фикеренчә, ул Шимбә көнен дә бозды, үзен Аллаһыга тиңләп, Аллаһыны үзенең Атасы дип тә атады.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
үзен Аллаһыга тиңләп: Гайсә, Аллаһыны үз Атасы дип тиешенчә атаса да, үзен беркайчан да Аллаһыга тиңләмәгән (Ях 5:17). Киресенчә, Гайсәне, ул Аллаһыны үз Атасы дип атап, үзен Аллаһыга тиңләргә тырыша дип, яһүдләр гаепләгән. Яһүдләрнең Гайсә Шимбә көнен боза дигән сүзләре хак булмаган кебек, бу гаепләүләре дә хак булмаган. Гайсә моны 19—24 шигырьләрдә язылган сүзләре белән ачык итеп күрсәткән; аның сүзләре буенча, ул һичнәрсәне үзеннән чыгып башкара алмый. Күренеп тора, ул үзен Аллаһыга тиңләмәгән (Ях 14:28).
-