-
Яхъя 5:20Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
20 Ата бит үз Улын ярата һәм үзе башкарган һәр эшен аңа күрсәтә. Ул, сез хәйран калсын өчен, аңа бу эшләрдән дә бөегрәк эшләр күрсәтәчәк.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Ата бит үз Улын ярата: Гайсә монда үзе һәм Атасы арасындагы барлыкка китерелгәннән бирле булган бердәмлекне һәм җылы дуслык мөнәсәбәтләрен сурәтли (Гс 8:30). Яхъя Гайсәнең шул мөнәсәбәтләрне сурәтләүче сүзләрен язганда, ул филе́о («ярата») дигән грек фигыленең формасын кулланган. Бу фигыль еш кына чын дуслар арасында булган бик якын мөнәсәбәтләрне сурәтли. Мәсәлән, ул Гайсә белән Лазар арасындагы дуслык бәйләнешләрен сурәтләр өчен кулланыла (Ях 11:3, 36). Ул шулай ук ата-аналар һәм балалар үзара ия булган мөнәсәбәтләрне күрсәтер өчен кулланыла (Мт 10:37). Шул ук фигыль филе́о Йәһвәнең үз Улының шәкертләренә карата тойган җылы, бик нык якын күрү хисен һәм шәкертләрнең Аллаһы Улына карата булган җылы хисләрен күрсәтер өчен кулланыла (Ях 16:27).
-