Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 5:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Сезгә хак сүз әйтәм: минем сүземне ишетүче һәм мине Җибәрүчегә ышанучы һәр кеше мәңгелек тормышка ия+ һәм хөкемгә дучар булмый, ул үлемнән тормышка күчкән.+

  • Яхъя 5:24
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 24 Сезгә хак сүз әйтәм: минем сүземне ишетүче һәм мине җибәрүчегә ышанучы кеше мәңгелек тормышка ия һәм хөкемгә дучар булмый, ул үлемнән тормышка күчкән.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 5:24

      «Гайсә — юл», 74 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      15.8.2009, 9 б.

      15.4.2008, 30, 31 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5:24

      хөкемгә: Монда «хөкем» дип тәрҗемә ителгән кри́сис дигән грек төшенчәсенең мәгънәсе төрле төсмерләргә ия булырга мөмкин. Аның нәрсә аңлатканын контекст күрсәтә. Мәсәлән, бу төшенчә хөкем итү, я хөкем барышы, я бәя бирүне (Ях 5:22, 27, 29 һәм аңлатма), гаделлек сыйфатын (Мт 23:23; Лк 11:42) я судны (Мт 5:21) белдерергә мөмкин. Ул шулай ук гаепле я гаепсез дигән хөкем карарын да аңлата ала, ләкин күпчелек очракларда ул Мәсихче Грек Язмаларында гаепләү карарын белдерә. Бу шигырьдә «хөкем» төшенчәсе бертигез үлем сүзе белән кулланыла һәм тормыш белән мәңгелек тормышка каршы куела; шуңа күрә ул тормыш югалтуга китерүче хөкемне аңлата (2Пт 2:9; 3:7).

      үлемнән тормышка күчкән: Гайсә, күрәсең, кайчандыр рухи яктан үле булган кешеләр турында әйтә, ләкин алар Гайсәнең сүзләрен ишетеп, аңа иман иткән һәм гөнаһлы юлларын калдырган (Эф 2:1, 2, 4—6). Алар «үлемнән тормышка күчкән», ягъни Аллаһыга иман иткәнгә, алар үлемгә хөкем ителүдән азат ителгәннәр һәм аларга мәңге яшәргә өмет бирелгән. Шул ук рәвешчә, Гайсә, күрәсең, өенә үз атасын җирләр өчен кайтырга теләгән яһүд кешесенә: «Үлеләр үз үлгәннәрен үзләре җирләсен»,— дип әйткәндә, рухи яктан үлеләрне күздә тоткан. (Лк 9:60; Лк 9:60; Ях 5:25 кә аңлатмаларны кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу