-
Яхъя 5:25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Сезгә хак сүз әйтәм: вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта үлгәннәр Аллаһы Улының тавышын ишетәчәк, һәм моңа колак салганнары яшәячәк.
-
-
Яхъя 5:25Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
25 Сезгә хак сүз әйтәм: вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде, шул вакытта үлгәннәр Аллаһы Улының тавышын ишетәчәк, һәм моңа колак салганнары яшәячәк.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
үлгәннәр: Гайсә үлгәннәр өчен үзенең «тавышын ишетергә» вакыт килеп тә җитте инде дигән, шуңа күрә аның сүзләре шуны гына аңлатырга мөмкин: үлеләр бу — Адәмнән гөнаһ мирас итеп алган һәм шунлыктан үлемгә хөкем ителгән яшәүче кешеләр (Рм 5:12). Аллаһы карашыннан гомумән алганда кешелекнең яшәргә хокукы юк, чөнки «гөнаһ өчен түләү — үлем» (Рм 6:23). Гайсәнең «сүзен» ишетеп һәм аны тотып, кешеләр символик мәгънәдә «үлемнән тормышка күчә» алган. (Ях 5:24 кә аңлатманы кара.) «Ишетү» һәм «тыңлау» төшенчәләре Изге Язмаларда еш кына «игътибар итү» я «буйсыну» мәгънәсендә кулланыла.
-