-
Яхъя 5:39Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
39 Сез Язмаларны алар аша мәңгелек тормышка ия булыйм дип тикшерәсез, ә нәкъ шул Язмалар минем хакта шаһитлек бирәләр.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 5 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Язмаларны: Бу сүз еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла. Язмаларны игътибар белән тикшергән яһүдләр Гайсәнең Мәсих булганын җиңел генә аңлый алган. Алар моны аның тормышы белән тәгълиматларын Язмаларда алдан әйтелгәннәр белән чагыштырып эшли алган. Ләкин бу яһүдләр Язмалардагы Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булганына күп кенә дәлилләрне намуслы тикшерергә теләмәгән. Алар шул Язмалар аша мәңгелек тормышка ия була алалар дип уйласалар да, аларның Гайсәне кабул итәсе килмәгән, ә Язмалар Гайсә аша гына тормыш алып була дип әйткән (Кн 18:15; Лк 11:52; Ях 7:47, 48).
шул Язмалар: Шул Язмаларда Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләр булган. Шушы пәйгамбәрлекләр Гайсәнең тыңлаучылары аның аша «мәңгелек тормышка» ия була алачак икәнен күрсәткән.
-