Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 6:23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 23 Шунда Тибериядән кечкенә көймәләр килеп туктады. Бу урын Хуҗабыз Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп кешеләргә икмәк ашарга биргән урынга якын иде.

  • Яхъя 6:23
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 23 Шунда Тибериядән кечкенә көймәләр килеп туктады. Бу урын Хуҗабыз Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп кешеләргә икмәк ашарга биргән урынга якын иде.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 6 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6:23

      Тибериядән: Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярындагы шәһәр. Ул Кәпернаумнан көньякка таба якынча 15 км ераклыкта һәм борынгы вакытларда билгеле булган берничә кайнар чишмәләрнең төньягында урнашкан булган. Аны Һируд Антипа б. э. 18—26 елларында үзенең яңа башкаласы һәм тору урыны итеп төзегән булган. Ул бу шәһәрне Тиберия дип шул вакыттагы Рим императоры кайсар Тиберий хөрмәтенә атаган, һәм ул һаман да Тиберия (еврейчә Тверия) дип атала. Ул бу өлкәдәге иң зур шәһәр булса да, Язмаларда монда гына искә алына. Язмаларда Гайсә Тибериядә булган дип әйтелми. Ул анда, бәлки, күп чит халык кешеләре яшәгәнгә бармагандыр. (Мт 10:5—7 белән чагыштыр.) Иосиф Флавий сүзләре буенча, Тиберия шәһәре төрбәләр булган җирдә төзелгән булган, шуңа күрә күп яһүдләрнең анда күченәсе килмәгән (Сн 19:11—14). Яһүдләр б. э. II гасырында фетнә күтәргәннән соң, Тиберия чиста шәһәр дип игълан ителгән һәм яһүдләрнең белем бирү үзәге булып киткән, шулай ук анда Югары киңәшмә җыела башлаган. Монда Мишна һәм Палестина (Иерусалим) Талмуды төзелгән булган, шулай ук масорет тексты язылган; масорет тексты соңрак Еврей Язмаларын тәрҗемә итәр өчен кулланылган булган. (Ә10 кушымт. кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу