-
Яхъя 6:31Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
31 Ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар, язылган бит: „Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде“».
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Ата-бабаларыбыз... манна ашаганнар: Яһүдләр үзләренә ризык бирә алучы Мәсих-Патшаны теләгән. Акланып, алар Гайсәнең исенә шуны төшергән: Аллаһы ата-бабаларына Синай чүлендә манна биргән. Зб 78:24 тән өземтә китереп, алар күктән могҗизалы рәвештә бирелгән икмәк — манна, турында әйткән. Гайсәдән «могҗиза кылуын» сораганда (Ях 6:30), алар бер көн элек ул ясаган могҗизаны күздә тотканнардыр: Гайсә биш арпа икмәк һәм ике балыкны күбәйтеп, меңнәр өчен ашарга җитәрлек ризык булдырган (Ях 6:9—12).
-