-
Яхъя 6:39Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
39 Ә мине җибәрүченең ихтыяры буенча, мин аның биргәннәренең берсен дә югалтмыйча, аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
мин... аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш: Гайсә кешеләрне соңгы көндә үледән терелтәчәге турында дүрт мәртәбә әйтә (Ях 6:40, 44, 54). Ях 11:24 тә Марта да «соңгы көндә үледән терелү» турында әйтә. (Дн 12:13 белән чагыштыр; Ях 11:24 кә аңлатманы кара.) Ях 12:48 дә бу «соңгы көн» хөкем итү вакыты белән бергә искә алына; ул вакыт, күрәсең, Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенә туры киләчәк: шул вакытта ул кешелекне, шул исәптән үледән терелтелгәннәрне, хөкем итәчәк (Ач 20:4—6).
-