-
Яхъя 6:53Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
53 Гайсә исә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: Кеше Улының тәнен ашамасагыз һәм аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 6 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
үзегездә тормыш: Ях 5:26 да Гайсә Атасының «тормыш бирергә кодрәте [яки «үзендә тормыш бүләге»]» бар һәм үзенә дә «тормыш бирү кодрәте» бирелгән дип әйткән. (Ях 5:26 га аңлатманы кара.) Хәзер исә, якынча бер ел үткәч, Гайсә шул ук грек сүзтезмәсен үзенең шәкертләренә карата куллана. Монда ул «үзләрендә тормыш булуны» «мәңгелек тормышка ия» булу белән тиңли (Ях 6:54). Бу контекстта «үзеңдә тормыш» дигән сүзтезмә тормыш бирү кодрәтен түгел, ә, күрәсең, тулы мәгънәдә тормышка ия булуны аңлата. Майланган мәсихчеләр андый тормышны күктә үлемсез тормыш белән яшәр өчен терелтелгәндә алалар. Ә җирдә яшәргә өметләнгән тугры кешеләр тулы мәгънәдә тормышны Мәсихнең Меньеллык идарәсе тәмамланганнан соң булачак соңгы сынауны үткәч алачаклар (1Кр 15:52, 53; Ач 20:5, 7—10).
-