Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 6:63
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 63 Рух тормыш бирә,+ ә кешеләрнең кылганнары һичнинди файда китерми. Мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш.+

  • Яхъя 6:63
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 63 Рух тормыш бирә, ә кешеләрнең кылганнары һичнинди файда китерми; мин сезгә сөйләгән сүзләр — рух һәм тормыш.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 6 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6:63

      Рух: Күрәсең, Аллаһының изге рухын аңлата. Аллаһы үзенең рухы аша биргән көчтән һәм зирәклектән аермалы буларак, кешеләрнең кылганнары һичнинди файда китерми. Бу шуны аңлата: кешеләрнең көче һәм зирәклеге мәңгелек тормыш бирә алмый. Бу көч һәм зирәклек аларның язуларында, фәлсәфәсендә һәм өйрәтүләрендә чагылган.

      кешеләрнең: Сүзгә-сүз «тәннең». Бу сүз, күрәсең, киң мәгънәдә кулланыла һәм кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын күрсәтә: кеше теләгән бар нәрсәне аңларга һәм эшләргә сәләтле түгел, шулай ук теләгән бар нәрсәгә ирешә алмый. Кешеләрнең бар тәҗрибәсе һәм зирәклеге, әйе, аларның язулары, фәлсәфәсе һәм тәгълиматлары, мәңгелек тормыш алыр өчен, һичнинди файда китерми.

      — рух һәм тормыш: Сызык белән бирелгән грек сүзе эсти́н монда «аңлату» мәгънәсенә ия, шуңа күрә бу сүзтезмә «рух һәм тормышны аңлата» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. (Мт 12:7; 26:26 га аңлатмаларны кара.) Гайсәнең, күрәсең, шуны әйтәсе килгән: аның сүзләре изге рух тарафыннан рухландырылган һәм бу сүзләр тормыш бирә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу