-
Яхъя 7:1Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
7 Шуннан соң Гайсә Гәлилә́я буйлап йөрүен дәвам итте. Яһүдләр аны үтерергә мөмкинлек эзли иделәр, шуңа күрә ул Яһүдиягә барырга теләмәде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 7 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Яһүдләр: Яхъяның Яхшы хәбәрендә кулланылганда, бу төшенчә, контекстка карап, төрле мәгънәләргә ия. Ул гомумән яһүд халкын, Яһүдиядә яшәгән, Иерусалимда я аның тирәсендә яшәгән яһүдләрне аңлатырга мөмкин. Бу төшенчә шулай ук таррак мәгънәдә кулланылып, Муса кануны белән бәйле, әмма еш кына бу Канунның рухына каршы килгән кеше йолаларын ашкынып тоткан яһүдләрне дә күрсәтергә мөмкин (Мт 15:3—6). Гайсәгә дошман булган яһүдләрнең хакимият кешеләре яки дини җитәкчеләре бу «яһүдләрнең» алдынгылары булган. Бу өзектә шушы төшенчә яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен белдерә. Яхъя китабының 7 нче бүлегендә бу сүз очраган кайбер башка урыннарда да, контекст күрсәткәнчә, ул шул ук мәгънәгә ия. (Ях 7:13, 15, 35а; сүзлектән «Яһүд» кара.)
-