-
Яхъя 7:23Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
23 Муса кануны бозылмасын дип, кешене Шимбә көнне сөннәткә утырталар икән, ни өчен кешене Шимбә көнне тулысынча савыктырганым өчен сезнең ачуыгыз кабара?
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 7 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Шимбә көнне сөннәткә утырталар: Ир балалар өчен сөннәткә утыртылу Муса кануны буенча мәҗбүри таләп булган; баланы, туганнан соң, сигезенче көнне сөннәткә утыртканнар (Лв 12:2, 3). Бу шулкадәр мөһим дип саналган ки, хәтта сигезенче көн эшләү тыелган Шимбә көненә туры килсә дә, бала сөннәткә утыртылган. (Сүзлектән «Сөннәтләү» кара.)
-