Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 7:38
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 38 Язмада әйтелгәнчә, миңа иман итүченең „күңел түреннән тереклек суы гөрләп агачак“».+

  • Яхъя 7:38
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 38 Язмада әйтелгәнчә, миңа иман итүченең „күңел түреннән тереклек суы гөрләп агачак“».

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 7:38

      «Гайсә — юл», 160, 161 б.

      «Иң бөек кеше», 67 бүл.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 7 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7:38

      Язмада әйтелгәнчә: Гайсә, күрәсең, монда ниндидер аерым бер шигырьне өземтә итеп китерми, ә Иш 44:3; 58:11; һәм Зк 14:8 кебек шигырьләрне күздә тотадыр. Ике елдан күбрәк вакыт элек, Гайсә, самарияле хатын белән тереклек суы турында сөйләшкәндә, шул суны алу нинди файда китерәчәк икәненә игътибар иткән (Ях 4:10, 14). Бу шигырьдә исә Гайсә «тереклек суы» үзенә иман итүче шәкертләреннән, алар аны башкалар белән уртаклашканда, гөрләп агачак дип әйтә (Ях 7:37—39). Гайсәнең шәкертләре б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рух ала башлаганнан соң тыңларга теләгән бар кешегә тормыш бирүче суны бирергә рухландырылган булган. Моңа Мәсихче Грек Язмаларында күп дәлилләр бар (Рс 5:28; Кл 1:23).

      тереклек суы гөрләп агачак: Гайсә монда, бәлки, Чатыр кору бәйрәме (Куыш кору бәйрәме) вакытында тотылган йоланы күздә тоткандыр. Бу йола буенча, Силуам сулыгыннан су алынган һәм иртәнге корбан китерелә торган вакытта алтын савыттан шәраб белән бергә мәзбәхкә агызылган. (Ях 7:2 гә аңлатманы; сүзлектән «Куыш кору бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.) Бәйрәмнең бу үзенчәлеге Еврей Язмаларында искә алынмый; ул соңрак өстәлгән булган. Шулай да, күпчелек белгечләр әйтүенчә, андый йоланы бәйрәмнең җиде көне дәвамында үтәгәннәр, ә сигезенче көнне юк. Рухани бәйрәмнең беренче көнендә — шимбә көнне — агызырга тиешле су Силуам сулыгыннан гыйбадәтханәгә моннан алдагы көнне китерелгән булган. Киләсе көннәрдә рухани алтын чүлмәккә су тутырыр өчен Силуам сулыгына барган. Һәм ул, вакытны исәпләп, гыйбадәтханәгә руханилар корбан кисәкләрен мәзбәх өстенә салырга әзер торганда кайтырга тырышкан. Ул Су капкалары аша үтеп, Руханилар ишегалдына кергәндә, руханилар өч мәртәбә быргы кычкырткан. Аннары су бер чанга, ә шәраб икенче чанга агызылган, шуннан алар мәзбәх нигезенә агып төшкән. Аннан соң музыка уйнап Халлел мәдхияләрен җырлаганнар (Зб 113—118), ә кешеләр кулларындагы пальма ботакларын мәзбәхкә таба болгаганнар. Бу вакыйга шатлыклы катнашучыларның Ишагыянең мондый пәйгамбәрлек сүзләрен исләренә төшергәндер: «Коткару чишмәләреннән сез шатланып су алырсыз» (Иш 12:3).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу