-
Яхъя 7:52Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
52 Алар аңа: «Әллә син дә Гәлиләядәнме? Тикшереп кара һәм күрерсең: Гәлиләядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак»,— дип җавап бирделәр*.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 7 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Әллә син дә Гәлиләядәнме?: Бу сорау, күрәсең, Яһүдиядә яшәүче бу кешеләрнең гәлиләялеләргә карата хис иткән җирәнүен чагылдыра. Никәдим Гайсәне яклап сөйләгәндә (Ях 7:51), фарисейлар, асылда, аңардан болай дип сораган: «Үзеңне надан гәлиләяле белән бер дәрәҗәгә куеп, аны яклыйсыңмы?» Югары киңәшмә һәм гыйбадәтханә Иерусалимда булганга, анда, һичшиксез, Канунны өйрәтүчеләр күп булган; шуңа күрә, күрәсең, яһүдләрнең мондый әйтеме барлыкка килгән: «Баер өчен — төньякка [Гәлиләягә], ә зирәклеккә ия булыр өчен көньякка [Яһүдиягә] бар». Ләкин дәлилләр күрсәткәнчә, гәлиләялеләр Аллаһы канунын белгән. Гәлиләя шәһәрләрендә һәм авылларында Канун өйрәтүчеләре һәм шулай ук белем бирү үзәкләре булып хезмәт иткән синагогалар булган (Лк 5:17). Никәдимгә бирелгән бу һавалы җавап шуны күрсәтә: фарисейлар Гайсәнең чынлыкта Бәйтлеһемдә туганын белер өчен бернинди тырышлыклар куймаган (Мик 5:2; Ях 7:42). Алар шулай ук Ишагыянең пәйгамбәрлеген аңламаган; анда Мәсихнең вәгазьләве Гәлиләядә балкып торган «бөек яктылык» белән чагыштырылган (Иш 9:1, 2; Мт 4:13—17).
Гәлиләядән бернинди пәйгамбәр чыкмаячак: Бу сүзләр Иш 9:1, 2 дәге пәйгамбәрлек сүзләргә каршы килә; анда Гәлиләядән бөек яктылык киләчәк диелә. Шулай ук кайбер тикшерүчеләр фикере буенча, фарисейларның әһәмиятсез Гәлиләядән бер пәйгамбәр дә чыкмаган һәм бөтенләй чыга алмый дигән сүзләре нигезсез. Фарисейларның андый карашы Юныс пәйгамбәрнең Гәлиләя шәһәре Геф-хәфәрдән булганына каршы килә; бу шәһәр Гайсә үскән Насарадан төньяк-төньяк-көнчыгышка таба 4 км ераклыкта гына урнашкан булган (2Пат 14:25).
7:53
Иң борынгы ышанычлы кулъязмаларда Ях 7:53—8:11 дәге өзек юк. Бу 12 шигырь, һичшиксез, Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең төп нөсхә текстына өстәлгән булган. (А3 кушымт. кара.) Алар Яхъяның Яхшы хәбәрен үз эченә алган ике иң борынгы папирусларда юк: Бодмер папирусы 2 (P66) һәм Бодмер папирусы 14, 15 (P75). Алар икесе дә б. э. II гасырына карый. Бу шигырьләр шулай ук б. э. IV гасырына караган Синай кодексында һәм Ватикан кодексында да юк. Алар беренче тапкыр б. э. V гасырына караган бер грек кулъязмасында (Беза кодексы) очрый, ләкин б. э. IX гасырына кадәрге бернинди башка грек кулъязмаларында очрамый. Алар Изге Язмаларның күпчелек борынгы тәрҗемәләрендә юк. Грек кулъязмаларының бер төркемендә бу өзек Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәренең азагында өстәлгән, ә икенче төркемдә бу өзек Лк 21:38 дән соң куелган. Бу өзекнең төрле кулъязмаларда төрле урында торганы ул өстәлгән булган дигән нәтиҗәнең дөреслеген раслый. Күпчелек белгечләр шушы шигырьләрнең Яхъя хәбәренең төп нөсхәсендә булмаганы белән килешә.
Бу шигырьләр өстәлгән грек кулъязмаларында һәм башка телләргә тәрҗемәләрдә болай диелә (кайбер аермалар булырга мөмкин):
53 Шунда барысы да өйләренә кайтып киттеләр.
8 Ә Гайсә Зәйтүн тавына китте. 2 Иртә белән ул яңадан гыйбадәтханәгә килде, һәм бар халык аның янына җыела башлады. Ул, утырып, аларны өйрәтә башлады. 3 Шунда канунчылар белән фарисейлар, зина кылуда тотылган бер хатынны алып килделәр һәм, аны уртага бастырып, 4 Гайсәгә болай диделәр: «Остаз, бу хатын зина кылганда тотылды. 5 Муса Канунда безгә андый хатыннарны ташлар атып үтерергә кушты, ә син нәрсә әйтерсең?» 6 Алар моны Гайсәне сынар өчен, аны гаепләрлек берәр сәбәп табар өчен әйттеләр. Әмма Гайсә, иелеп, бармагы белән җиргә яза башлады. 7 Ләкин алар сорауларын кабатлап торганга, ул тураеп басты да, аларга: «Кайсыгыз гөнаһсыз булса, шул беренче булып аңа таш атсын»,— диде. 8 Шуннан соң, иелеп, кабат җиргә яза башлады. 9 Моны ишеткәч, кешеләр, өлкәннәрдән башлап, бер-бер артлы тарала башладылар. Гайсә һәм уртада басып торган теге хатын-кыз гына калды. 10 Гайсә торып басты да: «Ханым, кайда алар? Беркем дә сине хөкем итмәдеме?» — дип сорады. 11 «Беркем дә, әфәндем»,— диде аңа хатын. «Мин дә сине хөкем итмим. Бар, башка гөнаһ кылып йөрмә»,— диде аңа Гайсә.
-