-
Яхъя 8:12Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
12 Шунда Гайсә кабат аларга сөйли башлады һәм: «Мин — дөнья өчен яктылык. Миңа ияреп баручы караңгылыкта йөрмәячәк, аның тормыш бирүче яктылыгы булачак»,— дип әйтте.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 8 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
дөнья өчен яктылык: Гайсә үзен сурәтләр өчен кулланган метафора тыңлаучыларына Хатын-кызлар ишегалдында торган дүрт зур яктырткычны хәтерләткәндер; аларны Куыш кору бәйрәме (Чатыр кору бәйрәме) вакытында кабызып җибәргәннәр. (Ях 7:2; Ә11 кушымт. кара.) Бу яктырткычларның яктылыгы зур мәйданны яктыртып торган. Өстәвенә, «дөнья өчен яктылык» дигән сүзтезмә Ишагыянең «куе караңгылык җирендә яшәүчеләр» «бөек яктылык» күрәчәк һәм Йәһвәнең «хезмәтчесе» дип аталган берәү «халыклар өчен яктылык» булачак дип пәйгамбәрлек иткән сүзләренә охшаш (Иш 9:1, 2; 42:1, 6; 49:6). Таудагы вәгазендә Гайсә, үз шәкертләренә: «Сез — дөнья өчен яктылык»,— дип әйткәндә, шундый ук метафора кулланган (Мт 5:14). «Дөнья өчен яктылык» дигән бу сүзтезмә (монда грек сүзе ко́смос бөтен кешелекне аңлата) Ишагыянең Мәсих «халыклар өчен яктылык» булачак икәне турындагы сүзләренә туры килә. Ә Паул белән Барнабның Рс 13:46, 47 дәге сүзләре күрсәткәнчә, Иш 49:6 дагы бу пәйгамбәрлек сүзләр Мәсихнең бар шәкертләре дә халыклар өчен яктылык булып хезмәт итәргә тиеш дигән әмер булып тора. Гайсәнең дә, аның шәкертләренең дә хезмәте кешеләргә рухи белем биргән һәм аларны ялган дин тәгълиматлары коллыгыннан азат иткән.
-