-
Яхъя 8:20Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
20 Гайсә бу сүзләрне гыйбадәтханәдә өйрәткәндә, иганә савытлары торган урында әйтте. Ләкин берсе дә аңа кул тидермәде, чөнки аның вакыты әле килеп җитмәгән иде.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 8 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
иганә савытлары торган урында: Сүзгә-сүз «хәзинәдә». Монда кулланылган грек сүзе Мк 12:41, 43 һәм Лк 21:1 дә дә очрый; анда ул «иганә савытлары» дип тәрҗемә ителгән. Бу төшенчә гыйбадәтханәнең бер өлешен күрсәтә; ул, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалды дип аталган урында урнашкан булган, анда 13 иганә савыты торган. (Ә11 кушымт. кара.) Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип һәм бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән дип санала. Ләкин бу шигырьдә ул хәзинә турында сүз бармый, ахры. (Мк 12:41 гә аңлатманы кара.)
-