-
Яхъя 11:26Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
26 Яшәүче һәм миңа иман итүче һәркем һичкайчан үлмәс. Моңа ышанасыңмы?»
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
һичкайчан үлмәс: Үлмәү, ягъни мәңге яшәү, турында әйткәндә, Гайсәнең ул вакытта үзен тыңлаган кешеләрнең һичкайчан үлмәячәген күздә тотмаганы ап-ачык. Гайсә үзенә иман итү мәңгелек тормышка илтә ала икәнен ассызыклаган. Шушы нәтиҗәне Гайсәнең элегрәк әйтелгән сүзләре раслый. Алар Яхъя китабының 6 нчы бүлегендә язылган. Анда Гайсә иман итү мәңгелек тормыш белән бәйле дигән (Ях 6:39—44, 54).
-