Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 11:33
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 33 Мәрьямнең һәм аның белән бергә килгән яһүдләрнең елауларын күргәч, Гайсә эчтән* генә авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп:

  • Яхъя 11:33
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 33 Мәрьямнең һәм аның белән килгән яһүдләрнең елауларын күргәч, Гайсә авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп:

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 11:33

      «Күзәтү манарасы»,

      1.5.2006, 28 б.

      «Якын булган кеше үлгәндә», 29, 30 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 11 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11:33

      елауларын: «Елау» дигәнне аңлаткан грек сүзе еш кына кычкырып елауны күрсәтә. Шул ук фигыль Гайсәгә карата, ул Иерусалимның җимерелүе турында алдан әйткәндә, кулланыла (Лүк 19:41).

      эчтән генә: Сүзгә-сүз «рухында». Монда грек сүзе пне́ума, күрәсең, этәргеч көч мәгънәсендә кулланыла; бу көч кешенең образлы йөрәгеннән чыга һәм аны билгеле бер рәвештә сөйләргә я эш итәргә этәрә. (Сүзлектән «Рух» кара.)

      авыр итеп ыңгырашып куйды һәм көенеп: Грек текстында монда ике сүз кулланыла. Бу сүзләрнең бергә кулланылуы Гайсәнең көчле хис-тойгыларын сурәтли. «Авыр итеп ыңгырашып куйды» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле (эмбрима́омаи) гадәттә көчле эчке хисне аңлата, ләкин бу контекстта ул Гайсә шундый нык кайгырган ки, хәтта ыңгырашып куйган икәнен күрсәтә. «Көенеп» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе (тара́ссо) сүзгә-сүз «аптырап калуны» аңлата. Бер белгеч әйткәнчә, бу контекстта ул «кешене күңел тынычсызлыгы сизәргә этәрү; авырту китерү я кайгыга төшерү» дигәнне белдерә. Шул ук фигыль Ях 13:21 дә Гайсәнең, Яһүд тарафыннан сатылачагы турында әйткәндә, кичергән хисләрен сурәтләр өчен кулланыла. (Ях 11:35 кә аңлатманы кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу