-
Яхъя 11:35Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
35 Гайсәнең күз яшьләре ага башлады.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
күз яшьләре ага башлады: Монда кулланылган сүз (дакри́о) «күз яшьләре» дигәнне аңлаткан грек исеменең фигыль формасы; бу грек исеме, мәсәлән, мондый шигырьләрдә кулланыла: Лк 7:38; Рс 20:19, 31; Ев 5:7; Ач 7:17; 21:4. Монда игътибар, күрәсең, кычкырып елауга түгел, ә күбрәк күз яшьләрнең агуына бирелә. Мәсихче Грек Язмаларында бу грек фигыле монда гына кулланыла, һәм ул Ях 11:33 тә (аңлатманы кара), Мәрьям белән яһүдләрнең елауларын сурәтләр өчен, кулланылган фигыльдән аерылып тора. Гайсә Лазарны үледән терелтергә җыенганын белсә дә, кайгыга баткан яраткан дусларын күргәч, бу аны бик нык хәсрәтләндергән. Дусларын яратканга һәм кызганганга, аның күз яшьләре ага башлаган. Бу хәбәр ачыктан-ачык шуны күрсәтә: Гайсә Адәмнән мирас итеп алынган үлем аркасында үз якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклаша.
-