-
Яхъя 11:39Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
39 «Ташны алып куегыз»,— диде Гайсә. Мәрхүмнең бертуганы Ма́рта аңа: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип әйтте.
-
-
Яхъя 11:39Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
39 «Ташны алып куегыз»,— диде Гайсә. Мәрхүмнең бертуганы Марта аңа: «Хуҗам, ул исләнгәндер, чөнки дүрт көн үтте инде»,— дип әйтте.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
ул исләнгәндер: Мартаның сүзләре күрсәткәнчә, яһүдләрнең йоласына мәетне черүдән озак вакыт саклый торган бәлзәмләү кермәгән. Лазарның гәүдәсе бәлзәмләнгән булса, Марта: «Ул исләнгәндер»,— димәс иде. Лазарның «куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган» булган, әмма моның максаты, күрәсең, аның гәүдәсен черүдән саклау булмаган (Ях 11:44).
дүрт көн үтте инде: Грек текстында «бу дүртенче» генә дип әйтелә, ә «көн» турында сүз барганы контексттан аңлашыла. Күрәсең, өч тулы көн һәм дүртенче көннең өлеше үткән булган.
-