-
Яхъя 11:44Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
44 Шунда үлгән кеше чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган иде. «Чишегез аны, йөрсен»,— диде Гайсә.
-
-
Яхъя 11:44Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
44 Шунда үлгән кеше чыкты. Аның куллары һәм аяклары кәфен белән уралган, ә йөзе яулык белән капланган иде. «Чишегез аны, йөрсен»,— диде Гайсә.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
йөзе яулык белән капланган иде: Яһүдләрнең күмү йоласы буенча, гәүдәне хуш исле үләннәр белән бергә җитен кәфенгә төргәннәр. Әмма бу мисырлылар эшли торган бәлзәмләү булмаган (Яр 50:3; Мт 27:59; Мк 16:1; Ях 19:39, 40). Лазар үледән терелтелгәннән соң төрбәдән чыкканда, аның йөзе һаман да яулык белән капланган булган. Монда «яулык» дип бирелгән грек сүзе суда́рион тастымал, салфетка я яулык итеп кулланылган кечкенә тукыма кисәген аңлата. Ях 20:7 дә «Гайсәнең башын каплап торган яулык» дип әйтелгәндә дә шул ук грек сүзе кулланыла.
-