-
Яхъя 11:49Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
49 Аларның берсе — ул елны иң баш рухани булган Каяфә́с — аларга болай диде: «Сез бернәрсә дә белмисез
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 11 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
баш рухани: Исраил мөстәкыйль халык булганда, баш рухани үз вазифасын гомер буе үтәгән (Сн 35:25). Әмма римлылар Исраилне яулап алгач, Рим куйган җитәкчеләрнең баш руханины билгеләргә һәм төшерергә хакимлеге булган. (Сүзлектән «Баш рухани» кара.) Римлылар билгеләгән Каяфәс яхшы дипломат булган һәм, үзенә кадәр хезмәт иткән баш руханилар белән чагыштырганда, үз вазифасын күпкә озаграк үтәгән. Ул якынча б. э. 18 елында билгеләнеп, якынча б. э. 36 елына кадәр баш рухани булган. Ул елны, ягъни б. э. 33 елында, баш рухани булып Каяфәс хезмәт иткән дип әйтеп, Яхъяның, күрәсең, Каяфәс баш рухани булып хезмәт иткән елларга Гайсә җәзалап үтерелгән ел да кергән дип әйтәсе килгән. (Каяфәс йортының кайда урнашканын белер өчен Ә12 кушымт. кара.)
-