-
Яхъя 13:11Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
11 Ул үзен сатачак кешене белә иде, шуңа күрә: «Берегез чиста түгел»,— дип әйтте.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 13 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Ул... белә иде: Гайсә башкаларның уйларын һәм карашларын аңларга сәләтле булганга, шунысы ап-ачык булган: Яһүд рәсүл булып сайланганда, аның хыянәтчел омтылышлары булмаган (Мт 9:4; Мк 2:8; Ях 2:24, 25). Әмма Яһүд соңрак начар караш үстерә башлагач, Гайсә моны абайлаган һәм үзенә хыянәт итүче кешене билгели алган. Гайсә Яһүднең үзен сатачагын белсә дә, ул бу хыянәтченең аякларын юган. (Ях 6:64; 6:70 кә аңлатмаларны кара.)
-