Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 13:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән,+ сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.+

  • Яхъя 13:14
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 14 Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 13:14

      «Гайсә — юл», 268, 269 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      1.6.2003, 4, 5 б.

      1.2.2002, 8 б.

      «Бөек Остаз», 38, 39 б.

      «Иң бөек кеше», 113 бүл.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 13 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13:14

      бер-берегезнең аякларын юарга: Бу сүзләрнең контексты шуны күрсәтә: Гайсә монда үзенең тугры шәкертләрен үз имандашларының физик ихтыяҗларын гына түгел, ә шулай ук рухи ихтыяҗларын басынкы рәвештә кайгыртырга өйрәтә. Хуҗалары була торып, үз шәкертләренең аякларын яңа гына юганда, ул аларга басынкы булуда һәм бер-берсенә хезмәт итүдә сабак биргән. Аннары ул: «Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— диеп, монда букваль аяк юу турында гына сүз бармаганын күрсәткән (Ях 13:10). Эф 5:25, 26 да Гайсә мәсихче җыелышны хакыйкать «сүзенең суы белән юып, аны саф иткән» дип әйтелә. Шәкертләр бер-берсенә көндәлек вәсвәсәләрдә һәм мәсихчене нәҗесли алган дөньяда чиста калырга ярдәм итеп, Гайсәдән үрнәк ала алган (Гл 6:1; Ев 10:22; 12:13).

      тиеш: Яки «бурычлы». Монда кулланылган грек сүзе еш кына финанс эшләренә карата кулланыла, һәм аның төп мәгънәсе «берәүгә бурычлы булу; берәүгә нәрсәдер әҗәтле булу» (Мт 18:28, 30, 34; Лк 16:5, 7). Монда һәм башка контекстларда ул киңрәк мәгънәдә, нәрсәдер эшләргә бурычлы булу мәгънәсендә кулланыла (1Ях 3:16; 4:11; 3Ях 8).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу