-
Яхъя 13:34Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
34 Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 13 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
яңа әмер: Муса кануны буенча, кеше үз якынын үзен яраткандай яратырга тиеш булган (Лв 19:18), ләкин фидакарь ярату, ягъни башка кеше өчен үз тормышын бирергә дәртләндерүче ярату, күрсәтү мәҗбүри булмаган. Гайсәнең әмере «яңа», ягъни моңарчы булмаган әмер, булган, чөнки ул: мин сезне яраткандай яратыгыз дип әйткән. Ул башкаларны ничек яратырга һәм башкалар өчен ничек яшәргә икәнен күрсәтеп, үз шәкертләренә камил үрнәк биргән; андый ярату кешене башкалар өчен үләргә этәрә. Гайсәнең тормышы һәм үлеме шундый яратуның үрнәге булган; яңа әмер шундый яратуга өндәгән (Ях 15:13).
-