-
Яхъя 14:12Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
12 Сезгә хак сүз әйтәм: миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак; ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак, чөнки мин Атам янына барам.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 14 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
тагын да бөегрәк эшләр: Гайсәнең үз шәкертләре башкарачак могҗизалы эшләр үзе башкарган могҗизалы эшләрдән бөегрәк булачак дип әйтәсе килмәгән. Ул басынкылык белән аларның вәгазьләү һәм өйрәтү эшләренең күләме үзенекеннән зуррак булачак икәнен таныган. Аның шәкертләре үзенә караганда күбрәк территорияләрдә, күбрәк кешеләргә һәм күбрәк вакыт дәвамында вәгазьләячәк. Гайсәнең сүзләре ап-ачык шуны күрсәтә: ул шәкертләреннән үзе башлаган эшне дәвам итәчәк дип көткән.
-