-
Яхъя 14:13Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
13 Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да, мин үтәрмен. Мин моны Ата үз Улы аша данлансын өчен эшләрмен.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 14 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Сез минем исемем хакына нәрсә генә сорасагыз да: Гайсә монда дога кылуга яңа бер үзенчәлек керткән. Йәһвә кешеләрдән кемнеңдер исеме хакына моңа кадәр беркайчан да дога кылуын таләп итмәгән. Мәсәлән, Муса Исраил халкы һәм Аллаһы арасында арадашчы булып киткән булса да, Йәһвә исраиллеләр, дога кылганда, Муса исемен кулланырга тиеш дип әйтмәгән. Әмма үлеме алдыннан үз шәкертләре белән соңгы кичне үткәргәндә, Гайсә дога кылуның бу яңа ысулын ачкан һәм «минем исемем хакына... сорагыз» дигән сүзтезмәне дүрт тапкыр искә алган (Ях 14:13, 14; 15:16; 16:23, 24). Гайсә, үзенең камил тормышын йолым итеп биреп, кешелекне сатып алганга, Аллаһының фатихалары кешелеккә аның аша гына бирелә (Рм 5:12, 18, 19; 1Кр 6:20; Гл 3:13). Гайсә, йолым түләнгәч, Аллаһы һәм кешеләр арасында законлы Арадашчы булып киткән (1Тм 2:5, 6); аның аша гына кеше гөнаһ һәм үлем каһәреннән азат була ала (Рс 4:12). Шуңа күрә Аллаһыга Гайсә аша гына якынлашып була (Ев 4:14—16). Гайсәнең исеме хакына дога кылган кешеләр аның мөһим роль уйнаганын таный.
-