-
Яхъя 14:30Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
30 Сезнең белән инде күп сөйләшмәм, чөнки бу дөньяның идарәчесе килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 14 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
бу дөньяның идарәчесе: Охшаш сүзтезмә Ях 12:31 һәм 16:11 дә очрый һәм Шайтан Иблисне күрсәтә. Бу контекстта «дөнья» (грекча ко́смос) дигән төшенчә Аллаһыдан читләшеп яшәгән һәм эшләре Аллаһы ихтыярына каршы килгән кешелек җәмгыятен белдерә. Аллаһы бу гаделсез дөньяны булдырмаган; дөнья «Явызның хакимлеге астында тора» (1Ях 5:19). Шайтан һәм аның «күкләрдәге явыз рухи көчләре» «бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче» күренми торган «дөнья идарәчеләре [космокра́тор дигән грек сүзенең формасы]» буларак эш итә (Эф 6:11, 12).
Аның минем өстемнән хакимлеге юк: Сүзгә-сүз «аның миндә бернәрсәсе юк». Гайсәдә камилсезлек һәм начар теләкләр булмаган, шуңа күрә Шайтан аны Аллаһыдан читкә алып китә алмаган. «Аның минем өстемнән хакимлеге юк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе, бәлки, юридик контекстларда кулланылган еврей идиомасын чагылдырадыр; аның мәгънәсе «аның минем өстемнән хокукы юк». Ә менә Яһүд эченә Иблис кереп, аның өстеннән хакимлек итә алган (Ях 13:27).
-