-
Яхъя 15:21Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
21 Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләрләр, алар мине җибәрүчене белмиләр бит.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 15 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
минем шәкертләрем булганга: Сүзгә-сүз «минем исемем аркасында». Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шул исемне йөрткән кешене, аның дәрәҗәсен һәм аның белән бәйле бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсәнең исеме турында әйткәндә, ул шулай ук аңа Атасы биргән хакимлекне һәм дәрәҗәне белдерә (Мт 28:18; Фп 2:9, 10; Ев 1:3, 4). Гайсә монда ни өчен бу дөнья кешеләре үзенең шәкертләрен эзәрлекләячәк икәнен аңлата: алар бит Гайсәне Җибәрүчене белми. Аллаһыны белү аларга Гайсәнең исеме нәрсә аңлата икәнен аңларга һәм танырга ярдәм итәр иде (Рс 4:12). Гайсәнең исеме аның Аллаһы билгеләгән Хаким, патшаларның Патшасы буларак дәрәҗәсен аңлата; аңа бөтен кешеләр, мәңгелек тормышны алыр өчен, буйсынуларын күрсәтеп, баш ияргә тиеш. (Ях 17:3; Ач 19:11—16; шулай ук Зб 2:7—12 белән чагыштыр.)
-