-
Яхъя 16:2Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
2 Сезне синагогалардан чыгарырлар. Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем Аллаһыга изге хезмәт башкарам дип уйлар.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 16 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Сезне синагогалардан чыгарырлар: Яки «Сезне синагогалардан куып чыгарырлар». Грек сыйфаты апосина́гогос (сүзгә-сүз «синагогадан ерак») өч мәртәбә: монда, Ях 9:22 һәм 12:42 дә генә кулланыла. Куып чыгарылган кешедән читләшкәннәр һәм җирәнгәннәр. Яһүдләр җәмгыятеннән чыгарылу гаиләгә зур матди кыенлыклар китергән. Башлыча белем бирер өчен кулланылган синагогалар җирле судларны үткәрү урыннары итеп тә кулланылган. Андый судларның кешене кыйнап җәзаларга һәм синагогадан куарга дигән хөкем чыгарырга вәкаләте булган. (Мт 10:17 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең үз шәкертләрен синагогалардан чыгарырлар дип алдан әйткәне Гайсәгә иярү нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен күрсәткән. Гайсә үз шәкертләрен дөнья нәфрәт итәчәк дип элегрәк әйткән булса да, монда ул турыдан-туры аларның кайберләрен үтерәчәкләр дип беренче тапкыр әйткән.
изге хезмәт: Монда грек сүзе латре́йа кулланыла, һәм ул гыйбадәт кылуны аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында бу исем Аллаһыга хезмәт итү турында сүз барганда гына кулланыла. (Рм 9:4; 12:1; Ев 9:1, 6; латре́уо дигән тамырдаш грек фигыленең кулланылуы турында күбрәк белер өчен, Лк 1:74 кә аңлатманы кара.)
-