-
Яхъя 16:27Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
27 Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз һәм Атаның вәкиле булып килүемә ышанасыз.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 16 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
сезне ярата: Грек фигыле филе́о «ярату» һәм «үбү» дип тәрҗемә ителә (Мт 23:7; Ях 12:25; Мк 14:44). Бу грек төшенчәсе бик якын бәйләнешне, мәсәлән чын дуслар арасындагы мөнәсәбәтне, белдерергә мөмкин. Гайсә Лазарның төрбәсе янына якынлашканда, аның «күз яшьләре ага башлаган», һәм моны күргән яһүдләр: «Карагыз, ул аны ничек яраткан [филе́о дигән грек фигыленең формасы]»,— дип әйткән (Ях 11:35, 36). Бу грек төшенчәсе шулай ук ата-ана һәм бала арасында була алган якын бәйләнешне сурәтләргә мөмкин (Мт 10:37). Монда Ях 16:27 дә күрсәтелгәнчә, бу грек сүзе Йәһвәнең үз Улының шәкертләренә карата тойган җылы, бик нык якын күрү хисен һәм шәкертләрнең Аллаһы Улына карата булган җылы хисләрен сурәтли. Ях 5:20 дә шул ук грек сүзе Атаның үз Улына карата тойган якын күрү хисен сурәтләр өчен кулланыла.
-