Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 16:33
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 33 Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем.+ Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем».+

  • Яхъя 16:33
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 33 Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем».

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 16:33

      «Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма», 22 мәкалә

      «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

      4/2021, 4 б.

      «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

      4/2016, 30, 31 б.

      «Гайсә — юл», 279 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      1.6.2003, 4 б.

      «Иң бөек кеше», 116 бүл.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 16 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16:33

      минем ярдәмем белән: Яки «минем белән бердәмлектә». Бу контекстта грек бәйлеге ен арадашлыкны да («ярдәмем белән»), якын аралашу һәм бердәмлекне дә («белән бердәмлектә») күрсәтергә мөмкин. (Ях 10:38 гә аңлатманы кара.)

      Мин дөньяны җиңдем: Бу контекстта грек сүзе ко́смос («дөнья») Аллаһыдан читләшеп яшәгән бозык кешелек җәмгыятен белдерә. «Дөнья» дигән бу төшенчә охшаш мәгънәдә Ях 12:31; 15:19; 2Пт 2:5; 3:6; һәм 1Ях 2:15—17; 5:19 да кулланыла. Тулаем алганда, бу «дөньядагы» кешеләрнең тәртибе һәм алар күрсәткән карашлар, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы ихтыярына каршы килә (1Ях 2:16). Үзенең җирдәге тормышының бу соңгы төнендә Гайсә ышаныч белән: «Мин дөньяны җиңдем»,— дип әйтә алган. Ул дөньяны җиңгән, ягъни аның кебек булып китмәгән һәм бозык кешеләр җәмгыятенең фикер йөртүе һәм эшләренә үзенә берничек тә тәэсир итәргә юл куймаган. Үзенең иманы, тугрылыгы һәм сафлыгы белән Гайсә «бу дөньяның идарәчесе» Шайтанның үзе өстеннән «хакимлеге» булмаганын дәлилләгән. (Ях 14:30 га аңлатманы кара.) Яхъя хәбәренең 17 нче бүлегендә язылган догасында Гайсә үзенең дә, шәкертләренең дә бу дөньядан булмаганын әйткән (Ях 17:15, 16). Һәм Пилат алдында торганда, Гайсә бу Рим идарәчесенә: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел»,— дип әйткән (Ях 18:36). Бу вакыйгадан соң 60 елдан артык вакыт үткәч, Яхъя Аллаһы тарафыннан рухландырылып: «Без дөньяны иман белән җиңдек»,— дип язган (1Ях 5:4, 5).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу