-
Яхъя 17:6Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
6 Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тоталар.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 17 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
дөньядан: Бу контекстта грек сүзе ко́смос, күрәсең, Аллаһыдан читләшкән һәм Мәсихнең чын шәкертләреннән, ягъни аның җыелышыннан, аерылып торган кешелекне аңлата. (Ях 15:19 га аңлатманы кара.)
мин синең исемеңне ачык билгеле иттем: Гайсәнең шәкертләре Аллаһының исемен инде белгән һәм кулланган. Алар Аллаһы исемен үз синагогаларында сакланган Еврей Язмаларының язма төргәкләрендә күргән һәм укыган. Алар аны шулай ук үзләре өйрәтүдә кулланган Септуагинтада — Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсендә күргән һәм укыган. (А5 һәм Б кушымт. кара.) Изге Язмаларда «исем» сүзе кайчак шулай ук шәхесне үзен, аның дәрәҗәсен һәм ул үзе турында ачкан бар нәрсәне аңлата. (Мт 6:9 га аңлатманы кара.) Гайсә Аллаһының исемен, аны кулланып кына түгел, ә бу исемне йөрткән Шәхесне — аның ниятләрен, эшләрен һәм сыйфатларын — ачып биреп, билгеле иткән. «Ата өчен иң якын булган» шәхес буларак, Гайсә Атасын бүтән беркем дә ача алмагандай ачып бирә алган (Ях 1:18; Мт 11:27). Шулай итеп, Аллаһы «исеме» Гайсәнең беренче шәкертләре өчен әһәмиятлерәк булып киткән.
тота: Яки «буйсына». Бу контекстта кулланылганда, грек сүзе тере́о шулай ук «өзлексез тыңлаучан булу; игътибар итү» дигән мәгънә йөртә.
-