Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 17:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Алар белән бергә булганда, мин аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тордым.+ Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан башка+ берсе дә югалмады.+ Бу — Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен булды.+

  • Яхъя 17:12
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 12 Алар белән бергә булганда, мин аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тордым. Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан башка берсе дә югалмады. Бу — Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен булды.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 17:12

      «Рухи сорауларга җавап», 101 мәкалә

      «Гайсә — юл», 280 б.

      «Күзәтү манарасы»,

      1.7.2005, 25, 26 б.

      «Иң бөек кеше», 116 бүл.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 17 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 17:12

      һәлакәт угылыннан: Бу контекстта шушы сүзтезмә Яһүд Искариотны күрсәтә; Аллаһы улына аңлы рәвештә хыянәт итеп, ул үзен мәңгелек юк ителүгә дучар иткән һәм үледән терелтелүгә лаек түгел. Шул ук сүзтезмә 2Тс 2:3 тә «канунсызлык кешесенә» карата кулланыла. Изге Язмалар язылган телләрдә «-нең/-ның ул(лар)ы» дигән төшенчә кайвакыт күчмә мәгънәдә кулланыла һәм үзен билгеле рәвештә тоткан берәүне я билгеле сыйфатлар күрсәткән берәүне аңлата. Менә кайбер мисаллар: «Аллаһы Тәгаләнең угыллары», «яктылык һәм көн уллары», «Патшалык уллары», «Явызның уллары», «Иблис улы» һәм «тыңламаучанлык угыллары» (Лк 6:35; 1Тс 5:5; Мт 13:38; Рс 13:10; Эф 2:2). Шул ук рәвешчә «-нең/-ның улы» дигән сүзтезмә билгеле тәртип я билгеле сыйфатлар күрсәтү аркасында берәү дучар булган хөкемне я кичергән нәтиҗәне күрсәтер өчен кулланылырга мөмкин. 2Иш 12:5 тә «үлемгә лаек» дип тәрҗемә ителгән сүзтезмә сүзгә-сүз «үлем улы» булыр иде. Мт 23:15 тә сүзгә-сүз «Гәһәннә улы» дигән сүзтезмә мәңгегә юк ителүгә лаеклы берәүгә карата кулланыла. Гайсә, күрәсең, Яһүд Искариотны нәкъ шул мәгънәдә «һәлакәт угылы» дип атаган. (Мт 23:15 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Гәһәннә» кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу