-
Яхъя 17:17Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
17 Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит. Синең сүзең — хакыйкать.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 17 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Аларны... изге ит: Яки «Аларны... аерып куй», ягъни Аллаһыга изге хезмәт башкарыр өчен аерып кую. Гайсәнең шәкертләре, Аллаһы Сүзендәге хакыйкатькә күндәм булганда, изге ителгән, ягъни пакьләндерелгән, булып китә (1Пт 1:22). Шулай итеп алар Аллаһы хакыйкатен кабул итмәгән «дөньядан» булмаулары белән аерылып торачак (Ях 17:16).
Синең сүзең — хакыйкать: Йәһвәнең Сүзе барысын ничек бар шулай сурәтли. Анда Аллаһының сыйфатлары, максатлары, боерыклары, шулай ук дөньяның чын хәле ачыклана. Гайсәнең догасы буенча, Аллаһы Сүзендәге хакыйкать кешегә, Йәһвә үзен изге итсен өчен, ягъни Үзенә хезмәткә аерсын өчен, һәм аннары изге килеш калу өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен күрсәтә.
-