-
Яхъя 19:1Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
19 Шуннан соң Пила́т Гайсәне алып китеп камчыларга кушты.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 19 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
камчыларга: Җәфалану баганасына кадаклар алдыннан кешене гадәттә камчылаганнар. Яһүдләр Гайсәнең җәзалап үтерелүен, ә Барабның азат ителүен кычкырып таләп иткән. Моңа бирешкәннән соң Пилат Гайсәне алып китеп «камчыларга кушкан» (Мт 20:19; 27:26). Римлылар камчылау өчен кулланган иң коточкыч корал флягэллюм дип аталган. Аның тоткычы булган, һәм шул тоткычка берничә бау я үрелгән күн каеш беркетелгән булган. Камчылау күбрәк авырту китерсен өчен, күрәсең, шул каешларга очлы сөяк я металл кисәкләре беркеткәннәр.
-