-
Яхъя 19:7Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
7 Моңа яһүдләр: «Безнең кануныбыз бар, һәм канун буенча ул үләргә тиеш, чөнки ул үзен Аллаһы улы дип атый»,— диделәр.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 19 нчы бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Безнең кануныбыз бар: Сәяси җинаятьтә гаепләүләре нәтиҗә китермәгәнен күргәч, яһүдләр Гайсәне көфер сүз сөйләүдә гаепләп, чын мотивларын ачкан. Берничә сәгать элек алар Гайсәне Югары киңәшмәдә шул ук нәрсәдә гаепләгән, әмма Пилат моны беренче тапкыр ишетә, һәм ул моны карап чыгарга тиеш.
-