Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 19:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Бу Паса́х бәйрәменә Әзерләнү көне иде.+ Сәгать алтылар* тирәсе иде. Шунда Пилат яһүдләргә: «Менә сезнең патшагыз!» — диде.

  • Яхъя 19:14
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 14 Кешеләр Паса́х бәйрәменә әзерләнеп йөри иделәр, сәгать алтылар* тирәсе иде. Пилат яһүдләргә: «Менә сезнең патшагыз!» — диде.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 19:14

      «Күзәтү манарасы»,

      15.11.2011, 21 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 19 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 19:14

      Әзерләнү көне: Бу Шимбә алдындагы көнгә кулланылган исем. Бу көн дәвамында яһүдләр Шимбәгә әзерләнгән. (Мк 15:42 гә аңлатманы кара.) Яхъяның Яхшы хәбәрендә Пасах бәйрәменә дигән сүзләр бар. Монда 14 нисанның, Гайсә хөкем ителәсе һәм үтереләсе көннең иртәсе турында сүз бара. Пасах бәйрәме үткән кичне башланган, һәм башка Яхшы хәбәрләрдән күренгәнчә, Гайсә һәм аның рәсүлләре Пасах ризыгын шул үткән кичне ашаган (Мт 26:18—20; Мк 14:14—17; Лк 22:15). Мәсих Канунның күрсәтмәләрен, шул исәптән 14 нисанда үткәрелгән Пасах бәйрәменә кагылышлы таләпләрне, камил үтәгән (Чг 12:6; Лв 23:5). Бу шигырьдә б. э 33 елындагы бу көн Пасах бәйрәменә Әзерләнү көне дип аталган, чөнки киләсе көнне җиде көнлек Төче икмәк бәйрәме башланырга тиеш булган. Бу көннәр бер-бер артлы барганга, бу ике бәйрәм кайвакыт «Пасах» дип аталган (Лк 22:1). 14 нисаннан соңгы көн, атнаның нинди генә көненә туры килмәсен, һәрвакыт Шимбә көне булган (Лв 23:5—7). Б. э. 33 елының 15 нисан көне атнаның шимбә көненә туры килгән, шуңа күрә ул «бөек», ягъни икеләтә, Шимбә булган. (Ях 19:31 гә аңлатманы кара.)

      Сәгать алтылар тирәсе: Ягъни көндезге уникеләр. (Бу хәбәр һәм Марк хәбәре арасында аерма бар кебек тоела, чөнки Марк Гайсәне баганага «сәгать өчләр тирәсендә» кадаклаганнар дип язган; моның турында күбрәк белер өчен Мк 15:25 кә аңлатманы кара.)

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу