Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 19:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Гайсә, үзенең җәфалану баганасын* күтәреп, «Баш Сөяге»,+ ягъни еврейчә Голго́фа,+ дип аталган урынга килеп җитте.

  • Яхъя 19:17
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 17 Гайсә, үзенең җәфалану баганасын күтәреп, «Баш Сөяге», ягъни еврейчә Голго́фа, дип аталган урынга килеп җитте.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 19:17

      «Рухи сорауларга җавап», 63 мәкалә

      «Гайсә — юл», 296, 297 б.

      «Иң бөек кеше», 124 бүл.

      «Аллаһы яки кеше сүземе?», 96 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 19 нчы бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 19:17

      үзенең җәфалану баганасын күтәреп: Яхъяның хәбәре буенча, җәфалану баганасын Гайсә үзе күтәреп барган. Әмма башка Яхшы хәбәрләрдә (Мт 27:32; Мк 15:21; Лк 23:26) Гайсәнең җәфалану баганасын җәзалау урынына Киринидә туган Шимун исемле кешегә күтәреп барырга кушканнар дип әйтелә. Яхъяның хәбәре кайвакыт кыска итеп язылган, һәм ул еш кына башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынган нәрсәләрне кабатламаган. Шуңа күрә Яхъя Гайсәнең җәфалану баганасын Шимунга күтәреп барырга кушканнар икәне турындагы нечкәлекне өстәмәгән.

      җәфалану баганасын: Мт 27:32 гә аңлатманы кара.

      Баш Сөяге: Крани́у То́пон дигән грек сүзтезмәсе Голгофа дигән еврей сүзенең тәрҗемәсе. (Бу шигырьдәге Голгофа сүзенә аңлатманы кара. Мәсихче Грек Язмаларында еврейчә дигән төшенчәнең кулланышы турында күбрәк белер өчен, Ях 5:2 гә аңлатманы кара.)

      Голгофа: «Баш сөяге» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән. (Хк 9:53; 2Пат 9:35 белән чагыштыр, анда еврей сүзе гулго́леф «баш сөяге» дип тәрҗемә ителгән.) Гайсә көннәрендә бу урын Иерусалим стеналары тышында урнашкан булган. Аның төгәл урыны билгесез булса да, Голгофа, хәзер Илаһи табут храмы торган урын тирәсендә булган дип санала. (Ә12 кушымт. кара.) Изге Язмаларда Голгофа берәр калкулыкта урнашкан булган диелми, әмма анда кайберәүләр Гайсәнең үтерелүен ерактан карап торганнар дип әйтелә (Мк 15:40; Лк 23:49).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу