-
Яхъя 20:9Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
-
-
9 Шулай да алар Язмада Гайсәнең үледән терелеп торачагы турында әйтелгәнне әле аңламый иделәр.
-
-
Яхъя. Аңлатмалар. 20 нче бүлекИзге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
Язмада: Бәлки, Зб 16:10 я Иш 53:10 турында сүз барадыр. Кешеләр, хәтта Гайсәнең шәкертләре дә, Мәсих турындагы кайбер пәйгамбәрлекләрне әле аңламаган. Мәсәлән, Мәсихнең кире кагылуы, газаплануы, үтерелүе һәм үледән терелтелүе турындагы пәйгамбәрлекләр аеруча аңлашылмаган (Иш 53:3, 5, 12; Мт 16:21—23; 17:22, 23; Лк 24:21; Ях 12:34).
-