Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яхъя 20:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт+ та болай дип әйт: „Мин үземнең Атам+ һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым+ һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— диде.

  • Яхъя 20:17
    Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
    • 17 Гайсә аңа: «Миңа тотынып торма, чөнки мин әле Атам янына күтәрелмәдем. Кардәшләрем янына кайт та, болай дип әйт: „Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм“»,— диде.

  • Яхъя
    Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче. 2019 ел
    • 20:17

      «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз», 6 мәкалә

      «Мәңге шатланып яшәгез!», 19 дәрес

      «Күзәтү манарасы»,

      15.4.2008, 32 б.

  • Яхъя. Аңлатмалар. 20 нче бүлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 20:17

      Миңа тотынып торма: Монда кулланылган грек фигыле ха́птомай я «кагылырга», я «тотынырга; ябышырга» дигәнне аңлатырга мөмкин. Кайбер тәрҗемәләрдә Гайсәнең сүзләре болай дип бирелгән: «Миңа кагылма». Әмма Гайсәнең Магдалалы Мәрьямнең үзенә нибары кагылуына каршы килгәне шикле, чөнки ул, үзен терелтелгәннән соң күргән башка хатыннарга, алар «аякларын кочаклаганда», каршы төшмәгән (Мт 28:9). Күрәсең, Магдалалы Мәрьям Гайсә менә-менә күккә күтәреләчәк дип курыккан. Ул, үз Хуҗасы янында булырга бик теләгәнгә, Гайсәгә китәргә бирмичә, аңа нык итеп тотынган. Аны үзенең әле китмәячәгенә ышандырып, Гайсә Мәрьямгә үзенә тотынмаска, ә шәкертләргә барып, үзенең терелтелүе турында хәбәр итәргә кушкан.

      үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз: Гайсәнең магдалалы Мәрьям белән бу сөйләшүе б. э. 33 елында 16 нисанда булган. Бу сөйләшү күрсәткәнчә, Ата магдалалы Мәрьямнең Аллаһысы булган кебек, үледән терелтелгән Гайсә дә Атаны үз Аллаһысы итеп күргән. Ике көн элек, җәфалану баганасында булганда, Гайсә: «Аллаһым, Аллаһым»,— дип кычкырган, шулай итеп ул Зб 22:1 дәге пәйгамбәрлекне үтәгән һәм үз Атасын үзенең Аллаһысы итеп таныган (Мт 27:46; Мк 15:34; Лк 23:46). Ачылыш китабында Гайсә шулай ук үз Атасы турында «Аллаһым» дип әйтә (Ач 3:2, 12). Бу өзекләр раслаганча, үледән терелтелгән данланган Гайсә Мәсих, үзенең шәкертләре кебек, күктәге Атаны үз Аллаһысы итеп танып, аңа гыйбадәт кыла.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу